«Безнең йортның «туганнары» күпме»: әңгәмә (6+)

18 февральдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Безнең йортның «туганнары» күпме» дигән әңгәмә уздырды.
Кеше һәр җирдә яши – суык төньякта да, эссе көньякта да, дала киңлекләрендә, урманнарда, тауларда, чүлләрдә, хәтта су өстендә. Һәр җирдә йортларны да уңайлы булсын өчен төрлечә төзиләр. Әңгәмә вакытында балалар борынгыдан башлап хәзерге көнгәчә төрледән-төрле торак төрләре белән танышты. Алар өйләрне такта һәм кирпечтән генә түгел, ә кардан, агач ботакларыннан, хайван тиреләреннән, таштан да төзергә мөмкин булуы турында белде. Презентация ярдәмендә балалар игла, яранга, мазанка, сакля, юрта, вигвам дип аталган йорт үрнәкләрен күрә алды һәм аларда нинди халыклар яшәве турында белде. Чарага килүчеләр шулай ук шалаш, землянка, игланы төзү ысуллары турында мәгълүмат алды, палатканың юрта туганы булуы, ә Индонезиядә тавык аяклы өйләр барлыгы турында белде. Балаларны биек йортлар турында мәгълүмат аеруча кызыксындырды: дөньяда иң беренче биек йортның 1885 елда төзелүе (аның 10 катлы булуы), Россиядә һәм Европада иң биек бина – Лахта-центр (88 каттан тора), ә дөньяда иң биеге – Дубай башнясы (164 кат) булуы турында белде. Әңгәмәдә катнашучылар бик теләп «Иң биек йортлар» дигән видеосюжетны һәм әлеге тема буенча мультфильмнардан өзекләр карады. Алган белемнәрен ныгыту өчен, чара азагында «Бу нинди йорт һәм анда кем яши» дигән уен үткәрелде, анда балалар бик актив катнашты.

Поделиться: